Яхшылык җирдә ятмас
Шәүкәт Вәлишин хәбәр итә.
- Без өлкәннәр көне уңаеннан өч ир-егет алдан программаны уртага салып сөйләштек, - дип сөйләде Чулпан клубы җитәкчесе Шәүкәт Вәлишин. - Мин, Югары Пошалым мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Саттаров һәм Алан клубы мөдире Рәсим Низамиев. Безгә башка клуб мөдирләре дә кушылды. Алты авылда – Алан, Кәче, Чулпан, Югары Пошалым, Түбән Пошалым, Ашабашта бергәләшеп концерт куйдык. Югары Пошалым һәм Ашабаш авылларында ветераннар мул сыйлы өстәл артында концерт карый-карый бәйрәм иттеләр. Олыларның күңелен күрү безнең үзебезгә дә рухи азык бирде, без моңа бик шатландык, исән-сау булсыннар. Безнең мондый концертны күргән юк иде әле дип әйтүчеләр дә булды. Рәхмәт җылы сүзләренә. Кайбер моңсу җырларны җырлаганда олы тормыш юлы үткән апа-әбиләрнең күзләрендә яшь бөртекләрен күреп, үзебез дә дулкынландык...”.
Шәүкәт Вәлишин үзенең музыка аппаратурасын алып килә. Өйдә тузан җыеп ятканчы, халыкка хезмәт итсен, яхшылык җирдә ятмас, ди. “Концертны менә кемнәр куйды, - дип сүзне дәвам итте Шәүкәт Вәлишин. - Югары Пошалымнан ирле-хатынлы Гөлсинә-Илдус Саттаровлар, Чулпаннан без – Илсөя-Шәүкәт Вәлишиннар - шулай итеп Арча районында яңа дуэт барлыкка килде, Ашабаштан Ләйлә Афзалова һәм аның беренче сыйныфта укучы кызы Әминә, Арча станциясендәге күп функцияле үзәктән Миләүшә Фәрхуллина кызы Әминә, әниле-кызлы җырлауларны тамашачы бик яратты, Айваннан мәҗлесләр алып баручы Рәсим Низамиев, Хәсәншаехтан Фирдүс Хамматов, Ильяс Гарипов,– чыгышлар бик матур килеп чыкты. Үзебез дә сөендек. Кәчедән Гөлирам, Рәдиф Шәйдуллиннар, баянда уйнап, соңыннан халыкны биетеп, бик матур чыгыш ясадылар.
Шулай итеп, мәдәният хезмәткәрләре игелекле гамәл кылганнар. Бушка шундый матур концерт оештырулары мактауга лаек. Күңелләре булган апа-әбиләр дә аларга рәхмәт сүзләрен мулдан әйткәннәр. Яхшылык җирдә ятмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев