erid:2VtzquqpS7d
Илдә сарымсак бетә
Арча яңалыклары

Илдә сарымсак бетә

Русия базарына аның 80 проценты Кытайдан кертелгән булган.

Коронавирус килеп чыгу сәбәпле, илдә сарымсакка кытлык барлыкка килүе мөмкин. Бу хакта “Россельхозбанк”ның тармак экспертизасы үзәге белгечләренә сылтама белән “Ведомости” басмасы хәбәр итә.

Алар, сарымсак кибетләрдән вакытлыча югалырга мөмкин, дип саный.
Басма язуынча, Русия базарына сарымсак җибәрүдә Кытайның өлеше 80 процент тәшкил итә.

Үзебездә җитештерелгәне исә базарга көз генә чыгачак әле. Шуңа күрә сарымсакны быел бакчада үзеңә күпләп үстерү хәерлерәк.

Фото: «Коммерсантъ»

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Ild-sarimsak-bet-109617/


Нет комментариев