erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илназ Зәйнуллин: «Яллаучылар кармагына еш кына тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр, проблемалы кешеләр эләгә»

Әңгәмәдәшебез – район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.

– Махсус хәрби операция барган шартларда дошман көчләр безнең гражданнарны диверсия-террорлык һәм экстремистик эшчәнлеккә тарту максатында идеологик эшкәртү һәм яллау буенча агрессив эшчәнлек җәелдерделәр, – диде ул. – Яллаучылар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны, постларны, аңлатмаларны игътибар белән өйрәнәләр һәм яраклы кандидат тапкач аның белән элемтәгә керәләр. Яллаучы әңгәмәдәшенең көчле һәм йомшак якларын бәяләп анда ышаныч яуларга, элемтәне дәвам итәргә омтыла. Алар кармагына еш кына тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр, проблемалы кешеләр эләгә.
– Яллаучының билгеләрен аерып буламы?
– Алар дусларча хатлар языша, мактый, яклый һәм кайгыртучанлык күрсәтә, яллау объектының шәхси тормышы, проблемалары белән чиктән тыш кызыксына, ярдәм иткән кебек кылана,  психологик һәм физик сыйфатларын бәяли, матди як белән кызыксына, теләсә кайсы сорауга алдан әзерләнгән җавабын бирә һ.б.
– Ничек каршы торырга?
– Яллаучыларга каршы тору ысуллары мошенникларга каршы торуга охшаш. Әмма мошенникларны тыңлап акчадан мәхрүм калсаң, гаиләнең финанс хәлен куркыныч астына куйсаң, яллаучылар әйткәнне тыңлап ил иминлеген куркыныч астына куярга, иректән, гомереңнән мәхрүм булырга мөмкинсең.
Яллаучылар игътибарына эләкмәү өчен социаль челтәрләрдәге шәхси битләргә һәм аккаунтларда яшәү, эш, уку урыннары турындагы мәгълүматларны, үзеңнең шәхси һәм туганнарың турындагы мәгълүматларны урнаштырмаска кирәк. Шәхси фоторәсемнәр, язмаларга керүне чикләргә. Таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кермәскә, аз гына шик тууга элемтәне өзәргә, “атака“ дәвам итсә аны “кара исемлек“кә кертеп “блоклап“ куярга. Фотолар, шәхесне раслаучы документлар җибәрмәскә һ.б.
Әгәр сез яллау корбанына әверелгәнсез, сезгә янаулар һәм куркытулар килә башлаган икән, туганнарыгызга, якыннарыгызга мөрәҗәгать итегез. Хәл куркыныч булганда, тормышыгыз өчен куркыныч бар икән, бу очракта хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев