Илсөянең бармакларына ни булган?
Илсөя Бәдретдинова укучылары белән язмалары аша күп аралаша.
Җырчы операциядән соң үзен ничек хис итүе турында язды. Баксаң, артистканың аягы әле дә авырта икән.
«Апай әйтә: «Әйдә бакчага чыгып эшләп керик», – ди. Ә минем нишләптер эш кушкач та аягым авырта башлый. Аксый башлыйм, хәтта. Өйдә телевизор белән аш бүлмәсе арасында йөргәндә авыртмый ул. Апай әйтә: «Иркәм, аксарга онытма, яме», – ди. Әллә операциядән соң шундыйга әйләнде ул аяк, аптыраган», – дип яза җырчы.
Әлеге язмада зарарлы нәрсә юк, әмма кайбер укучыларына, нишләптер, Илсөянең фотосы ошамаган булып чыкты. Кәнагать булмаган укучыларның берсенә Илсөя: «Мөселман киемеңне сал!» - дип кенә җавабын кайтара.
Моннан тыш, җырчы аяктагы бармакларына операция ясатканын хәбәр итте.
Фото: sahne.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Ils-yane-barmaklarina-ni-bulgan-207648/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев