erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Иң яхшылар арасында: Арча кызлары халыкара фестивальдә җиңде

29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Владикавказ шәһәрендә (Төньяк Осетия-Алания Республикасы) узган «АЛТЫН МАЙДАН-Алания» Халыкара милли мәдәният фестивале-бәйгесендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры кызлары актив катнашып, I һәм II дәрәҗә Лауреат дипломнары яулады

Фестивальдә төркемне Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Радис кызы җитәкчелек итте, сәхнә куючы булып Гумерова Альбина Данис кызы, хореограф булып Солтанова Дина Эльмир кызы эшләде.

Фестиваль программасы бик бай булды.

Укытучылар «Халык гореф-гәдәтләрен өйрәнү нигезендә балаларның һәм яшүсмерләрнең этномәдәни үсеше» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Шулай ук Бесланда урнашкан мемориаль комплекс, осталык дәресләре, экскурсияләр, музейларда булдылар. «Артхурон» халык фольклор бию театры концертын карадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев