erid:2VtzquqpS7d
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Арча яңалыклары

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

Узган шимбәдә терлекчелектә өч айлык эшкә йомгак ясадылар.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Яңарыш“ ширкәте (җитәкчесе Илгизәр Садыйков) күчмә кубокка лаек булды. “Северный“ ширкәте – икенче, “Кишет“ ширкәте  өченче урында.

Айрат Хәбиров техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләү буенча конкурста җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырды. “Казанка“ һәм “Игенче“ ширкәтләре – беренче, “Яңарыш“, “Кырлай“ ширкәтләре – икенче, “Ак барс“ агрокомплексы“ һәм “Заря“ ширкәтләре өченче урында.

 
 


Нет комментариев