erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңүләре алда әле

Арчада Җиңү көне уңаеннан районара ачык шахмат турниры үткәрелде

Анда Арча, Кукмара, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан 45 кеше катнашты.

– Минем өчен дә, башкалар өчен дә бу иң зур бәйрәм. Җиңү бәйрәме, яшәү бәйрәме, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – Әтием сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән. Аңа ул чакта нибары егерме яшь булган. Берлинга барып җиткән. Аннан Япониягә каршы сугышка җибәргәннәр. Җиде елдан соң гына исән-сау өйгә кайткан.

Менә шундый батыр әтиләребез, бабайларыбыз хөрмәтенә Җиңү көне уңаеннан шахмат ярышлары оештыруны традициягә кертеп җибәрдек.

Турнирны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов ачып җибәрде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әнә шундый рухта башланып китте ул. Уеннар да бик киеренке барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде. Беренче урынны Марсель Хәлилов алды. Икенче урында икенче мәктәптән Алмаз Гатин. Урта Курсадан Мөдәррис Лотфуллин – өченче.

– Минем өчен уен бик уңышлы барды. 7,5 очко җыйдым. Бу бик зур күрсәткеч инде, – диде М.Хәлилов. – Яхшы ярыш булды бу. Состав та көчле.

– Гомумән, Марсель Хәлилов өчен быелгы сезон бик яхшы башланып китте. Апрельдә авыл шахматчылары арасында үткәрелгән республика чемпионатында да ул беренче урынны яулады, – диде Әмир Вагыйзов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызлар арасыннан беренче өч урында Балтач шахматчылары. Малайлардан Арчаның алтынчы мәктәбе укучысы Нияз Заһидуллин – икенче, беренче мәктәптән Салих Вафин өченче урынны алды. Тренерлары Айдар Яхин. Ветераннар арасында Арчадан Данил Рәхимов икенче булды.

Тик барысы да җиңүче булып бетә алмый. Әмма борчылырга урын юк. Кайбер яшь шахматчылар, мәсәлән, Арча бишенче гимназиясенең икенче сыйныф укучысы Камилә Миннебаева һәм Утар Аты мәктәбеннән дүртенче сыйныф укучысы Чулпан Мостафина өчен мондый ярышлар тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә.

– Минем медальләрем дә бар инде. Бер алтын, ике көмеш, өч бронза, – диде Камилә. – Әтием Илназ шахмат уйный. Гаилә белән ярыш булганда ул да катнаша. Апам уйный иде.

– Бу уку елы башында шахматка йөри башладым. Арча Укучылар сараена. Айдар Яхин өйрәтә. Түгәрәккә авылдан әтием, аның вакыты булмаганда әнием алып килә. Миңа бик ошый. Минем әтием дә, абый белән энем дә шахмат уйнарга ярата, – диде Чулпан. – Бүгенге ярышта күп балл җыймадым, әмма минем өчен 1-2 балл да бик әйбәт.

Кызларның җиңүләре алда әле. Аларга уңышлар телибез, ә җиңүчеләрне котлыйбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев