erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә бозлавык булуы ихтимал
Арча яңалыклары

Иртәгә бозлавык булуы ихтимал

Иртәгә , 4 ноябрьдә, Татарстанда салкынайтачак.

Иртәгә һава торышы болытлы, вакыты белән аязучан булачак.

Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез кайбер районнарда вак кына яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшүе көтелә.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге 7–12 м/с, көндез урыны белән 15–18 м/с га кадәр көчәйергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы –1…–4° булачак. Көндез +1…+4° җылы көтелә.

Иртән аерым юл участокларында бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев