Белеп торыйк.
Иртәгә, 3 июньдә, Татарстанда төнлә, иртән һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил һәм томан фаразлана.
Һава торышының кинәт начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре кебек объектлар янында тормаска киңәш итә. Моннан тыш, ведомство урамга чыкканда сак булырга, балаларны карарга, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә куша.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarny-irtaga-yasen-ham-kocle-yangyr-bulu-turynda-kisattelar-5924530
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев