erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә соң була
Арча яңалыклары

Иртәгә соң була

Икенче йөк яңа елда гына китәчәк

21 декабрь көнне махсус операция барган зонага гуманитар ярдәм китәчәк. "Адреслы посылкалар җибәрергә теләүчеләр булса, бүгеннән калмасыз. Иң соңгы срок  - иртәгә иртәнге унынчы ярты. Унда машинага төйи башлыйлар. Ул чакта инде соң була", - диләр волонтерлар.  - Ә икенче йөк яңа елда гына китәчәк. Шулай ук иртәгә машинаны төйисе була. Вакыты булган ир-егетләрнең иртәнге 10га район хакимияте ишегалдына килүләре сорала. Әйдәгез, активрак булыйк, ярдәмнән ташламыйк. Бергә-бергә без зур көч". Сораулар булса, 89631200444 номерына, волонтер Юляга шалтырата аласыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев