Ишегалларын бизәгән идегезме? Бәйгедә катнаша аласыз
Җиңүчеләр акчалата призлар алачак.
«Татар-информ» мәгълумат агентлыгы «Ә безнең ишегалдында – 2026» кышкы ишегалларын бизәү бәйгесен игълан итә.
Бәйгедә Татарстанда яшәүчеләр — шәхси һәм күпфатирлы йортлар халкы катнаша ала.
Максаты — иҗади инициативаны хуплау, күршелекне ныгыту һәм ишегалларында бәйрәм рухы тудыру.
Катнашу өчен бәйрәмчә бизәлгән ишегалдының фото һәм/яки видеосын әзерләп, кыскача тасвирлама, торак пункт һәм районны күрсәтеп, эшне «ВКонтакте»дагы шәхси биттә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Катнашучының бите ачык булырга тиеш, бер кеше бер генә эш тәкъдим итә ала.
Гаризалар 20–25 гыйнварда кабул ителә.
Тавыш бирү «Татар-информ» сайтында ике этапта узачак: 28 гыйнвар – 1 февраль һәм 3–8 февраль.
Нәтиҗәләр 10 февральдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр акчалата призлар алачак.
Чыганак: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев