Искәндәровлар бүләге кемгә эләкте?
Бу ярышларны оештыру уллары белән бәйле.
20 май көнне “Арча” спорт комплексында Искәндәровлар гаиләсе призына көрәш ярышлары узды.
2007-2008, 2009 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр һәм егетләр төрле үлчәү категорияләрендә көч сынашты.
Бу ярышларның иганәчесе көрәш буенча Россия чемпионнары тәрбияләп үстергән Рания һәм Алмаз Искәндәровлар гаиләсе. Ничек Алмаз бу эшкә алынган? Үзе көрәшчеме? Бу сорауны без Алмазның үзенә бирдек?
– Мин үзем Югары Бирәзә авылыннан. Гаиләм белән Арчада яшибез. Үзем көрәш белән шөгыльләнмим. Нәселдә дә спортның бу төре белән кызыксынучылар булмаган. Дөрес, әти яшь чагында сабантуйда бил алышырга мәйданга чыгып, абый да көчен сынап караган. Бары шул гына. Ә менә безнең ике улыбыз да көрәшчеләр. Ислам ике тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия чемпионы, Ильяс та Татарстан һәм Россия чемпионы.
– Алар өчен көрәшне сайлауга нәрсә этәргеч булды соң?
– Икесе дә алтынчы мәктәптә укыйлар. Хәзерге вакытта берсе унынчы, икенчесе сигезенче сыйныфта. Физкультура укытучылары Фәнил Һидиятуллин иде. Көрәш буенча түгәрәк оештырды. Моннан алты-җиде ел элек булды ул. “Барып карыйсызмы әллә?” – дидем. Икесе бергә чыгып киттеләр өйдән түгәрәккә дип. Бер-берсе белән бик тату алар. Менә шул көннән көрәштән аерылганнары юк. Бу ярышларны оештыру да улларыбыз белән бәйле.
– Ничек? Аларның идеясе, диясегез киләме?
– Юк, гаиләнең уртак фикере. Беркөн кич хатыным Рания, улларым белән сөйләшеп утырганда сүз чыкты. Фәнил Һидиятуллин хәзер спорт мәктәбендә. Улларымның тренеры. Сөйләшкәләп торабыз. Аңа ярдәм йөзеннән дә булыр, дип ярыш үткәрергә дигән фикергә килдек. Дустым Азат Солтанов велосипед бирергә булды, үзебез тәкә алдык. Аларны беренче урынны яулаганнар арасында уйнаттык. Кемгә буласын читтән килгән тренерлар сайлап алды.
14 үлчәү категориясендә беренче урын алган көрәшчеләр арасында велосипед Арчаның алтынчы номерлы мәктәбеннән Самир Ахуновка, тәкә Наласа егете Әнгам Мөхетдиновка насыйп булды.
“Арча“ спорт комплексына ул көнне Арчадан гына түгел, Әтнә, Биектау, Саба, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Лаеш, Актаныш районнарыннан, Казан шәһәреннән һәм Мари Иленнән дә яшь көрәшчеләр килгән иде. Барлыгы 165 көрәшче бил алышты һәм көч сынашты.
Ярышларның тантаналы ачылышында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге баш белгече Айрат Гатауллин катнашты. Алар яшь көрәшчеләргә уңышлар һәм җиңүләр теләде. Районның көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев ике тапкыр Татарстан һәм ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаганы өчен Искәндәровларның олы уллары Ислам Искәндәровка бүләк тапшырды.
Үз үлчәүләрендә беренче урыннарны Арча районыннан алтынчы мәктәптән Ислам Искәндәров, Сәмир Ахунов, Ильяр Мөхәммәтшин, бишенче гимназиядән Руслан Әхмәтҗанов, Наласадан Әнгам Мөхетдинов, Лесхоздан Фәнис Фәсхетдинов, Ашытбаштан Рүзәл Фәйзрахманов яулады. Барлык призерларга медаль, грамота, акчалата бүләк, җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды. Районнар арасында беренче урынны Арча районы командасы яулады.
Җиңүчеләр:
2009елгы, аннан яшьрәк егетләр:
25 кг:
Канафиев Әскәр (Саба)
Зиганшин Альмир (Яшел Үзән)
Шагиев Ризван (Наласа)
Минзин Данир (АСОШ №6)
30 кг:
Шайхутдинов Саид (Актаныш)
Шакиров Раяз (Наласа)
Фасхиев Сагир (Курса-Почмак)
Гатиятов Илназ (Саба)
36 кг:
Ахунов Самир (АСОШ №6)
Сафин Альмир (Балык Бистәсе)
Хоснетдинов Рөстәм (Актаныш)
Гилязутдинов Рамазан (АСОШ №6)
40 кг:
Ахмедзянов Руслан (АГ №5)
Афанасьев Арсений (Мари Эл)
Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
Радыгин Данил (Лаеш)
45 кг:
Сунгатуллин Салават (Питрәч)
Файзрахманов Кәрим (АГ №5)
Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
Гиззатуллин Илмаз (Наласа)
50 кг:
Мухаметшин Ильяр (АСОШ №6)
Сафин Айзат (Мари Эл)
Хакимуллин Нияз (АСОШ №6)
Михайлов Илья (Мари Эл)
55 кг:
Мөхетдинов Әнгам (Наласа)
🥈Малов Алексей (Питрәч)
Гиззатуллин Алмаз (Наласа)
Исмагилов Ибраһим (Питрәч)
60 кг:
Шамсиев Ильяс (Актаныш)
Искандаров Ильяс (АСОШ №6)
Ахметов Вәкил (Лесхоз)
Байсакалов Айрат (Лаеш)
65 кг:
Рахимов Ислам (Биектау)
Галлямов Данил (АПК)
Азамов Азат (Кәче)
Гордеев Артем (Биектау)
75 кг:
Фасхутдинов Фәнис (Лесхоз)
Шигапов Газинур (Лесхоз)
Ибрагимов Тимур (Казан)
Минкабиров Динияр (Саба)
75 кг.нан югары:
Миннатуллин Илһам (Яшел Үзән)
Юсупов Илсаф (Лесхоз)
Абдуллин Радмир (Лесхоз)
Зиятдинов Алан (Иске Чүриле)
2007-08 нче елгы егетләр арасында:
65 кг:
Файзрахманов Рүзәл (Ашытбаш)
Юсупов Ислам (Балтач)
Гильмутдинов Раил (Саба)
Загидуллин Ранис (Биектау)
75 кг:
Искандаров Ислам (АСОШ №6)
Ахмадуллин Булат (Саба)
Романов Роман (АПК)
Нуриев Айназ (Питрәч)
85 кг:
Ганиев Әмир (Казан)
Мухаметзянов Альмир (АПК)
Ситдиков Ислам (АПК)
Файзрахманов Динияр (Мари Эл)
Команда беренчелеге Арча районы мәктәпләре арасында аерым чыгарылды.
АСОШ №6 (тренеры Хидиятуллин Ф.Ф.)
Лесхоз мәктәбе (тренеры Аскаров И.И.)
Наласа мәктәбе (тренеры Галиев Р.Ф.)
Район командалары арасында:
Арча командасы
Мари Эл республикасы командасы
Саба командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев