erid:2VtzquqpS7d
Истәлекле көндә-бүләк
Арча яңалыклары

Истәлекле көндә-бүләк

Истәлекле көндә-бүләк.

Бүген 30 декабрьдә Арчада беренче хоккей командасы оешуга 6 ел тулды. Арчалар шулай тиз арада җиңүләр яулар,дип берәү дә уйламагандыр. Ә алар республика ярышларында җиңү яулап, Россия күләмендәге ярышларда матур уен күрсәттеләр.

“Арча-Арена” Боз сараенда шушы выкыйгага багышлап тантана үткәрелде. Анда 2014-2015 елларда туган малайлардан торган “Тулпар” командасы катнашты. Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларны, тренерларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Ул капкачы Рамзан Вәлиевкә хоккей формасы бүләк итте.


Арча

Нет комментариев