erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең берничә категориясенә хезмәт хакы индексацияләнәчәк.

Федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,1 процентка артачак. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте 2024 елның 1 октябреннән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,1% ка артачак, дип игълан итте. Тиешле боерыкка Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 15 августта кул куйды. Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт сайтында бастырылган.

Әлеге сөенечле яңалык федераль югары уку йортлары укытучыларына, клиник үзәкләрнең медицина хезмәткәрләренә, гидрометеорология хезмәте хезмәткәрләренә, Федераль медик-социаль экспертиза учреждениеләре хезмәткәрләренә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәләре белгечләренә кагылачак. Моннан тыш, күтәрелү Оборона Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия кебек «көч» ведомстволарының гражданлык персоналына кагылачак.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kaiber-xezmatkarlarnen-es-xaky-artacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре