erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайчан җылытачак?

Ял көннәрендә Татарстанда 20 градус салкын була

Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, әмма ял көннәрендә ул бераз йомшара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген һава температурасы -32..-37 градус була, урыны белән термометр баганалары -41 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -25 градустан -30 градуска кадәр көтелә. Явым-төшем күзәтелми, талгын җил һәм бозлавык фаразлана.

11 гыйнварда төнге һәм иртәнге температура -29..-34 градуска җитәчәк, урыны белән -38 градус фаразлана. Көндез -17..-22, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр була.

«Алга таба, 12-14 гыйнварда, һава агымнарының юнәлеше акрынлап үзгәрә — төньяк, төньяк-көнчыгыштан искән җил көнбатыш белән алмашыначак, салкыннар әкренләп йомшара», — дип искәртә синоптиклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп, 12 гыйнварда төнлә -19..-24 градус, көнчыгыш районнарда -28, ә көндез -10..-15 градус, көнчыгышта исә -19 градус булачак. 13 һәм 14 гыйнварда төнлә -15 градустан -20 градуска кадәр, көндез 10 градустан -15 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yal-konnarenda-tatarstanda-20-gradus-salkyn-bula-5865351

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев