erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Капкачын да ачып карамыйлар

Арча шәһәре урамнары шау чәчәктә. Карап үтүләре үк күңелле.

– Халык әкренләп матурлыкның кадерен белергә өйрәнә, – дидем Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовнага. – Әле кайчан гына урамнарда кычыткан, алабута үсә иде. Елгалар чүп белән тулган булыр иде. Хәзер чүпне контейнерларга салалар.

– Шулаен шулай да, – диде ул минем белән бик килешеп бетәсе килмичә. – Әйе, күпчелек  матурлык, чисталыкның кадерен белә башлады. Әмма араларында төрлесе бар. Әнә шул контейнерларны гына алыйк. Янәшә ике контейнер тора, берсенең капкачы ачык, икенчесенеке ябык. Капкачы ачык булганына салалар чүпне, ул тула, шуннан чүпне җиргә ташлый башлыйлар. Янәшәдәге буш контейнерның капкачын ачып караучы юк. Гаҗәп инде...

– Контейнерларга өйдән чыккан калдыкларны гына ташлагыз, дип язып та куйганнар. Әмма анда нәрсәләр генә юк...

– Баштарак ботак-чатакларны да ташлау тыела иде. Халык фикерен исәпкә алып, аларны 80 сантиметр озынлыкта кисеп, бәйләп контейнерлар янына куярга рөхсәт иттеләр. Юк, моны да эшләмиләр, агачларга кадәр шул килеш китереп ташлыйлар. Төзелеш калдыкларын, бакча чүпләрен бөтенләй ташларга ярамый. Аларны заказ биреп махсус машина чакыртып чыгарырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тәртипне бозучыларга штрафлар да салалар бит, югыйсә.

– Әйе, административ комиссия рейдларга чыгып тора, беркетмәләр дә төзиләр. 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салына.

2023 елда тугыз кешегә (шуларның берсе вазифаи зат) штраф салынды. Тик максат җәза бирү түгел, ә аңламаган кешеләрне тәрбияләү, матурлык, чисталыкның үзебез өчен икәнлеген аңлату.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев