erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Карны кем көри?

Бу җитди сорау. Фикерләрегезне языгыз.

Карны кем көри?

Бер авылдан олы ир кеше шалтыратты. “Яшебез олы, - диде ул. – Кар көрәүләре бер дә җиңел түгел. Шәхси йортларның капка төпләрендәге, ишегалды, түбәләрендәге карны көрәүче оешма, шәхси эшмәкәрләр юкмы икән ул? Булмаса, бәлки бу эшне оештырып буладыр. Бик кирәкле хезмәт бу”.

Ветеран бик урынлы проблеманы күтәрә. Без иң беренче район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова белән сөйләштек. “Безнең өйгә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр үз килентларының гына капка төпләрен көри”, - дип аңлатты ул.

Бәлки бу эшне оештыручылар табылыр. Акча эшләү максаты белән кар көрәүче кешеләр күп. Телефоннары электрон челтәрләрдә тезелеп киткән.

Кемдә нинди фикер бар – языгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре