Картаймасаң, яшьлек узмый ул
Район мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләделәр.
Җырдагыча нәкъ шулай. Картаймасаң, яшьлек узмый ул. Ә ничек картаймаска, яшь бара бит, диярсез! 1 октябрьдә – Өлкәннәр көнендә район мәдәният йортына бәйрәм концерты карарга нинди күркәм ханымнар, ир-атлар килгән! Алар хөрмәтенә район мәдәният йорты үзешчәннәре, авыл учреждениеләре хезмәткәрләре матур тамаша әзерләгән. Зал тулы тамашачы. Афәрин, өй, тормыш мәшәкате белән генә түгел, ял да итә белергә кирәк. Бергә җыелгач, иптәшләреңне, хезмәттәшләреңне, чордашларыңны күрәсең, күрешеп сөйләшәсең, бергәләп, рәхәтләнеп ял концерты карыйсың. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортыннан да килгәннәр. Алар беренче рәттә утырып, бирелеп, онытылып, тамаша карадылар. “Мәрхәмәтлек” үзәгенең көндезге бүлегенә йөрүчеләр дә монда. Башлангыч ветераннар советы рәисләре, клуб, мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, тәрбиячеләр, төрле өлкәдәге ветераннар – бар да биредә, олы хөрмәткә лаек кешеләр.
Бәйрәм район башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлавы белән башланып китте. “Кадерле өлкәннәребез, мин сезне шәхсән үземнең һәм район халкы исеменнән чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән котлыйм! – дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов. – Менә залга карыйм да, сезне өлкәннәр дип тә әйтеп булмый, күбегез яшьләр, матурлар, рәхмәт, безнең арада эшләп тә йөрисез әле. Илебез, республикабыз, районыбыз өчен сез бик зур хезмәт куйган кешеләр, сезгә бик зур рәхмәт. Сез тәрбияләгән балалар бүген илебезгә хезмәт куялар. Күреп торам, сез оныкларыгызны мәктәпләргә, балалар бакчаларына, спорт һәм төрле түгәрәкләргә алып барасыз, көтеп торасыз, алып кайтасыз. Бу шулай ук зур хезмәт. Әби-бабай янында үскән оныклар алар тагын да тәртиплерәк, тәрбиялерәк була. Барыгызга да исәнлек-саулык, балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз янында озын-озак, матур, сәламәт килеш яшәргә язсын! Һәм әле сезнең белән менә шундый бик күп бәйрәмнәрне уздырырга язсын! Рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән!”.
Бәйрәм дәвам итте. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлап, Өлкәннәр ункөнлегендә нинди чаралар буласы турында сөйләде.
Концерт программасы – музыкаль тамаша шундый итеп төзелгән – елап, сыкрап, күңел төшенкелегенә бирелеп утыра торган түгел, көлеп, елмаеп, матур хатирәләр белән карыйсың. Тамаша “Кызлар кайтты авылга” дип атала. Ул Зөлфия Әхмәтгалиева белән Фәнис Тимашевның яшьлек елларын искә төшерү белән башланып китте. Концерт белән кайткан кызларга авыл егетләре гашыйк булып парлашалар. Сәхнә күренешендә катнашучыларның һәркайсы җырлый. Тамаша ретро хитлар белән үрелеп, яшьлек елларына алып кереп китә. Ә кемдә юк ул матур хатирәләр!
Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел, - дип җырлап җибәрде Дамир Гасыймов, күңелләр әллә нишләп китте...
Музыкаль тамашаның сценарий авторы – Адилә Нотфуллина. Егетләр һәм кызлар ролен менә кемнәр башкара: Дилүс Сәлахов, Илназ Абзалов, Инсаф Мөхәммәтгалиев, Динар Бариев, Алмаз Хаҗиев, Гүзәл Нигъмәтҗанова, Фәрдия Дерин, Зөлфия Яббарова, Ләйлә Афзалова. Афәрин, матур уйнадыгыз! Яраткан җырчыларыбыз Дамир Гасыймов, Сөмбел Заһидуллина, Фидәрис Мортазин, оста гармунчы Вагыйз Әһлиуллин менә дигән ял бүләк иттеләр!
Шулай итеп, Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Хәзерле сәгатьтә! Бәйрәм белән! Исән-сау булыйк! Күңел төшенкелегенә бирелмәскә, Аллага шөкер, аякларым йөреп тора дип шөкер итеп, тормышның ямен тоеп, кадерен белеп яшәргә язсын! Истә тотыйк, картаймасаң, яшьлек узмый ул. Картаймаска! Ә аның серен шушы Өлкәннәр ункөнлегендә аңлый төшәсең. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бер кочак ял чараларын тәкъдим итә. Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, анда ни генә юк: мунча, сауна да, өстәл теннисы кебек осталык дәресләре, концерт, кино, спектакльләр, чәй өстәлләре һ.б. Ныклап төзекләндерелгән китапханәбез бар, музейларыбыз эшләп тора.
3 октябрьдә сәг.9да - “Зөлфәт Хәким язган “Телсез күке” (Зөлфәт Хәким) фильмы
4 октябрьдә – Арчада ир-атларга бушлай мунча
5 октябрьдә – Арчада хатын-кызларга бушлай мунча.
8 октябрьдә – Арча мәдәният йортында 14 сәгатьтә “Җырлыйк әле” бәйгесе.
9 октябрьдә – Арча үзәк китапханәсендә сәгать 9да күңел ачу программасы.
10 октябрьдә – Арча мәдәният йортында ветераннар концерты.
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев