erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гаилә көнен билгеләп үттеләр

Өлкәннәр һәм яшьләр очрашты

Һәр елны табигатьнең иң матур вакытында 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне уңаеннан  районыбызда төрле чаралар үткәрелә һәм аларның максаты гаиләдәге мәхәббәт, хөрмәт хисләрен яңарту, ә иң мөһиме бер-береңә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу.

15 май - гаилә көне уңаеннан музеебызда өлкәнннәр һәм яшьләр очрашты. Арча шәһәрендә бүгенге көндә бик күп үрнәк гаиләләр гомер итә.   Бүгенге кичәбез кунаклары Баһаутдиновлар һәм Хамидуллиннар үзләренең  бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар, яшьләргә киңәшләрен бирделәр. Кунакларга “Күренекле гаиләләр – туган җирем байлыгы” исемле эчтәлекле күргәзмә дә  тәкъдим ителде.

Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк,

Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чын бәхетнең тәмен татыр өчен,

Һәркемгә дә үз гаиләсе кирәк.

(Сания Әхмәтҗанова)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев