Сораштыруларда катнашкан казанлыларның 69,9 проценты быел өйләрендә ясалма чыршы урнаштырган.
"ПромРейтинг' агентлыгы Россинең 16 зур шәһәрендә үткәргән сораштырулар шуны күрсәтә.
Яңа елны күпчелек яхшы кәеф белән каршылый. Андыйларның саны 63,5 процент икән (узган ел 57,7% кына булган).
Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 87,7% (узган ел -86,1%) елның төп бәйрәмен өйдә каршыларга җыена икән.Кафе һәм рестораннарга өстенлек бирүчеләр 4,9% (былтыр 2,5% ).
Нет комментариев