erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбашта профессор Габделхак Насыйбуллинны искә алдылар

Афәрин, казанбашлар!

Бүген Казанбаш мәдәният йортында 
теш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллинга 100 яшь тулу уңаеннан очрашу булды. Афәрин, китапханә мөдире Рузилә Әүхәдиева, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бик җылы кичә оештырдыгыз.
Габделхак Насыйбуллин 1923 елның 30 ноябрендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Аның белән медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясе доценты Минхарис Әмирхановка эшләргә туры килә. Минхарис әфәнде очрашуга философия фәннәре докторы, РТның атказанган фән эшлеклесе Фарит Мирзович Солтанов белән кайта. Минхарис  Әмирханов профессор турында мәкалә яза, Казанда фәнни конференция үткәрәләр. "Яхшы кеше иде", - дип искә ала ул хөрмәт белән хезмәттәше профессор Габделхак Насыйбуллинны. Минхарис Әмирханов Казанбашка очрашуга да кайтты. Очрашуга Казанбаш халкы, мәктәп укучылары, профессорның туганнары килде. Истәлекләр һәм җырлар белән юик матур барды искә алу кичәсе. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Кем соң ул Габделхак Насыйбуллин? Бу турыда туганнары һәм Казан кунаклары сөйләде. Минхарис Әмирхановның чыгышын урнаштырабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Габделхак Насыйбуллин 1937 елда 7 сыйныфны тәмамлап, Казан фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Аннан соң  ике  ел Баулы районында фельдшер булып эшли. 1942 елның маенда Кызыл Армия сафларына алына. Воронеж һәм Икенче Украина фронтлары составында ату батальонының санитар взводы командиры буларак сугышларда катнаша. Җиңүне Прага янында каршы ала. Курск дугасында һәм Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 12 медаль белән бүләкләнә.
    1950 елда Казан стоматология институтын кызыл диплом белән тәмамлый,  аннары Пермь өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы  системасында гомуми профильле табиб булып эшли. 1953-1956 елларда Пермь медицина институтының ортопедик стоматология кафедрасында клиник ординатурада укый. 1956-1976 елларда Казан дәүләт медицина институтының ортопедик стоматология кафедрасында эшли, анда өлкән лаборанттан кафедра профессорына кадәр юл үтә. 1964 елда ул тешсез аңкауларны дөрес итеп, зур төгәллек белән протезлау буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
    1975 елда ул чигә-теш казнасын тикшерү темасына докторлык диссертациясе яклый. Ортопедик стоматология клиникасында чигә-теш казнасына зур әһәмият бирелә. Тешләрне тулысынча югалту очрагында ортопедик дәвалауның нәтиҗәле ысулларын эзли.
      Медицина фәннәре докторы Габделхак Гыйльмулла улының гыйльми хезмәте ортопедик стоматологиягә, рентген  нурлары ярдәмендә диагноз куюга, теш казналыгын үзгәртүгә, бигрәк тә яңак-теш казналыгын дәвалауга багышлана. Ул эксперименталь модельләштерүләргә нык әһәмият бирә, әлеге максатка яраклаштырып, үзлегеннән краниостат аппараты ясый,  һәм шул рәвешле, тешләрне дәвалау юлында яңа  мөмкинлекләр барлыкка килә.
     Профессор Габделхак Насыйбуллин тикшеренүләре Казан дәүләт медицина академиясе ортопедик стоматология кафедрасының төп фәнни юнәлешенә әверелә, ул чигә-аскы аңкау сөяге буенча үзгәртеп кору процессларын, ортопедик һәм ортодонтлык теш казналары системасын өйрәнүне үз эченә ала.
     Татарстан стоматологлары рәисе (1990-93), профессор Габделхак  Насыйбуллин - 150 дән артык фәнни эш, шул исәптән 1 монография, 3 уку әсбабы һәм 2 фәнни җыентык, 2 уйлап табу һәм 18 рационализаторлык тәкъдиме авторы.  Аларда тешсез аңкауны протезлауның нәтиҗәле ысуллары, җимерелгән тешләрне протезлау һәм пародонт авыртуларны  ортопедик дәвалау юллары тәкъдим ителә. Ул фәнни тикшеренүләр  нәтиҗәләрен гамәлгә куйганы өчен СССР ВДНХның бронза  медале,  стоматология өлкәсендә иҗади нәтиҗәле хезмәте  өчен  Рәсәй Стоматология ассоциациясенең II дәрәҗә ордены белән бүләкләнде.
     Аның җитәкчелегендә 8 кандидатлык диссертациясе язылды һәм якланды. Габделхак Насыйбуллин акыллы, игелекле, ярдәмчел һәм йомшак күңелле  кеше иде. Эшкә һәрвакыт бик җитди һәм җентекле, намус белән карады. Ләкин шул ук вакытта үзенә дә, хезмәткәрләргә дә зур таләпләр куя иде. Бу изге затның хезмәт сөючәнлеге, югары һөнәри осталыгы һәм искиткеч шәхсән сөйкемлелеге кафедрадагы  хезмәттәшләренең, студентларның һәм пациентларның олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулады. Габделхак Гыйльмулла улы җитди кеше булса да, нечкә, үткер юморга ия иде, аның бу сыйфаты үзара аралашуны җиңеләйтте һәм якынайтты. 
     Эше күп булуына карамастан, ул һәрвакыт гаиләсенә дә вакыт табарга  өлгерә иде. Буш чакларын ул яраткан хатыны белән үткәрде, улына ярдәм итте һәм оныклары белән рәхәтләнеп шөгыльләнде. Ул һәр җәен Боровое Матюшино авылында дачада уздырды. Бакча йортын да  алар улы белән бергә төзеделәр диярлек. Аның улы Мирослав Насыйбуллин 1975 елда Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын тәмамлады, балалар стоматологиясе кафедрасында ассистент булып эшләде, алга таба Казан дәүләт медицина институтының терапевтик стоматология кафедрасына күчте. Кандидатлык диссертациясе яклады, әмма 1998 елда кинәт вафат булды. Габделхак Гыйльмулла улы бу югалтуны бик авыр кичерде, каты сырхауга биреште һәм әкренләп сүнә барды. Әмма ахыргача үз кафедрасында эшләде. 2003 елда аны сәламәтлеге  какшавы сәбәбле лаеклы ялга озаттылар. Озакка сузылган авырудан соң 2007 елның 1 октябрендә 84 яшендә Габделхак Гыйльмулла улы бакыйлыкка күчте.
     Шунысы куанычлы, Казан медицина  академиясенең ортопедик стоматология кафедрасы профессор Габделхак Насыйбуллин башлаган  фәнни юнәлешне бүгенгәчә   дәвам итә.
    Габделхак Насыйбулллинның тууына 100 яшь. Без - аның шәкертләре, остазыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, аның халык сәламәтлеген ныгыту юлында  куйган хезмәтләренең дәвамчылары булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Ул һәрчак безнең күңелләрдә саклана һәм киләчәктә дә сакланыр.
      Казан дәүләт медицина академиясендә Габделхак Насибуллинга 100 яшь тулу уңаеннан бик зурлап фәнни-практик конференция үткәрелде.
 
Минхарис Әмирханов,
 медицина фәннәре кандидаты, доцент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре