erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган

Тикшерү бара.

веф-хәтәр14 гыйнвар 2024 12:43

​​

Казандагы бер балалар бакчасында ике яшьлек кызның йөрәге тибүдән туктаган. Әлеге фаҗига узган җомгада ук булган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кыз ял сәгате вакытында йокыга киткән һәм шуннан уянмаган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында агентлыкка хәбәр итүләренчә, бала үлеменнән соң хокук саклау органнары хезмәткәрләре шунда ук тикшерү эшен башлаган.

«Баланың үлеме – туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән олы кайгыгызны уртаклашабыз. Министрлык тарафыннан әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Вәкаләтле органнар аңа хокукый бәя бирәчәк», - дип искәрттеләр министрлыкта

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazandagy-ber-balalar-bakcasynda-ike-yaslek-kyz-vafat-bulgan-5881732


Арча хәбәрләре

Нет комментариев