erid:2VtzquqpS7d
Казиле авылында тагын бер фаҗига
Арча яңалыклары

Казиле авылында тагын бер фаҗига

Фаҗигалар булып тора.

Әле кайчан гына умарта корты чагудан ике балалы бер хатынның гомере өзелде. Инде менә икенче фаҗига. Казиле авылында 50дән узган ялгыз ир кешене үгез сөзеп үтергән, дигән хәбәр килеп иреште безгә. Ялгыз яшәгән. Үгез асраган. Арчадагы туганы хәлен белергә төшкәч, лапаста туганының бик каты имгәнгән хәлдәге үле гәүдәсенә тап була. Кайчан үлгәне дә билгесез. Тикшерү бара. 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев