Күбәләк кортлары үсемлекләргә һөҗүм итә (ВИДЕО)
Безгә бу турыда "Россельхозцентр" Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итте.
- Хөрмәтле җитәкчеләр һәм агрономнар!
Район басуларында луговой мотылек күбәләгенең гусеницалары авыл хуҗалыгы культураларына һөҗүм итүен дәвам итә, - дип кисәтә Әхмәт Хәкимҗанов. - Бигрәктә чупле басуларда: эт эчәгесе, алабутаны ярата алар. 25 төрле үсемлеккә зыян китерәләр. Күпьеллык үлән мәйданнарын, кукуруз, көнбагыш, соя, яшелчә һәм башка культураларны даими күзәтеп торуыгыз сорала. Алдагы көннәрдә эссе һава торышы көтелә. Корткычларның күләме һәм зыян китерүе активлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев