erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кечкенә авылларның матур гореф-гадәтләре: әтәч тоту, һәр балага бүләк бирү, иртүк торып йомырка җыю

Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли

7 июньдә районыбыздагы кечкенә авылларның берсе – Печмәнтау авылында балалар Сабан туе узды. Ул көндезге сәгать бергә планлаштырылган иде. Тик берничә минут кала көчле яңгыр ява башлап, бөтен планнарны бозды.

Авылның WhatsApp төркемендә оештыручылар, халык белән бер фикергә килеп, Сабан туен көтү кайтып, маллар караганнан соң уздырабыз дигән карарга килделәр. 

Шулай итеп, Печмәнтау авылының ел да уздырылучы балалар Сабантуе кичке сәгать җидедән соң башланып китте. Зур кунаклар да, җитәкчеләр дә юк иде. Мәйдан тулы бала, әти-әниләр, авылның өлкән кешеләре белән күңелле бәйрәм узды.

Күзне бәйләп бүләк кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, аркан һәм таяк тарту, җәяүле йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу – сабан туеның барлык уеннары да оешкан дәрәҗәдә уздырылды. Милли спорт төре – көрәш бәйрәмнең иң соңгы ярышы иде.

Ә иң күңелле һәм үзенчәлекле уеннарның берсе – ул әтәч тоту булды. Капчыктан әтәчне чыгарып җибәрделәр һәм барлык теләгән балалар аның артыннан йөгереп, тотарга тырыштылар. Быел әтәч бик озак чаптырмады, авылга кунакка кайткан бер малай(исемен сорарга өлгермәдек) аны эләктереп тә алды. 

Иң мөһиме, Сабан туе уеннарында катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Һәркемгә, беренче яки соңгы урында булуына карамастан, бүләк бирелде. 

Йомырка җыю

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче көнне 6-7дә торып, балалар авыл буйлап йөреп йомырка җыйдылар. (Сабантуена бүләк җыю йоласы түгел) Һәр елны да шулай кабатлана торган матур гореф-гадәт ул бу авылда. Балалар төркем-төркем булып, авылның бер башыннан башлап икенче башына кадәр, һәр йортка кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлый, ә күчәнәчкә буялган йомыркалар алалар. Йомырка гына түгел, конфет-печеньелар да бирәләр. 

«Печмәнтау авылына килен булып төшкәнемә 50 ел, йомырка җыю йоласы шул ел да ук бар иде. СөбеханАллаһ, әле дә дәвам итә. Районыбызның башка авылларында ничектер, бездә ул менә шундый матур гадәт булып сакланып калган», – диде Зәбидә ханым Шакирҗанова.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда балалар тагын да күбәйгән. Бу аны аеруча куандыра икән. 

«Без кечерәк чакта, йомырка җыя идек тә, су буеннан гына җәяүләп Иске Ашыт Сабан туена бара идек. Шунда баргач җыйган йомыркаларны утырып ашый идек», – дип искә алды бүген Ташкичү авылында гомер итүче Лилия Ибатуллина.     

Печмәнтаудан ерак булмаган Мәмсә авылында да бу гадәт сакланган икән. Шул ук көнне биредә дә балалар йомырка җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев