erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кенәрләр чираттагы гуманитар ярдәмне декабрьдә илтергә планлаштыра

Махсус хәрби операция башланган көннән Яңа Кеннәр авылы җирлеге актив рәвештә гуманитар ярдәм җыя һәм үзләре үк егетләргә аны илтеп тапшыра да

Авыл җирлеге халкы ил сагында торучы ир-егетләребезгә ярдәм итү эшен төрле юнәлештә бик актив алып баралар. Кирәк-ярак, акча җыю белән беррәттән авыл сәнгать үзешчәннәре концертлар оештыра, хатын-кызлар мәдәният йортына җыелып маскит сеткалар үрә, йон эрләп, оекбашлар бәйли. Бу җирлеккә кергән барлык авыллар да катнаша бу эшкә.  

Яңа Кенәр авыл җирлегендә гуманитар ярдәм җыю эшен башлап йөрүче Рашат Салихҗанов белән даими аралашып торабыз. Хәрби туганлык оешмасы әгъзалары белән бергә ул кабат ай дәвамында ярдәм җыю эшен алып бара. 

"Чираттагы ярдәмне егетләребезгә декабрь аенда илтербез дип планлаштырабыз. Телеграм һәм ватсап төркемнәребездә җыелган акчалар, кием-салым, кирәк-яраклар турында хисап тотып барабыз. Бер ел элек оештырган гуманитар ярдәм җыю белән чагыштырганда, хәзерге вакытта әлеге эш авыррак алып барыла. Бу яшерен батырын түгел. Аңлашыла, бүгенге вәзгыятьтән халык арды. Тик шулай да райондашларны битараф булмаска чакырам"- диде ул соңгы сөйләшүдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ял көнендә Яңа Кенәр мәктәбендә узган волейбол ярышлары барышында спортлар залы янәшәсендә махсус тартма куелган иде. Ярышларга килгән спортчылар анда акчалата ярдәм җыю оештырды. Теләгән һәркем бирегә үзеннән өлеш кертте. Рашат Салихҗанов сүзләренчә, барлыгы 2500 сум акча җыелган иде.

Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә счет номеры: 2202 2056 3681 9341 (Сбербанк, Салихзянов Рашат Гаязович, "Помощь СВО" дип күрсәтергә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев