«Хизб ут-Тәхрир»* оешмасының 10 әгъзасы 160 елга колониягә хөкем ителде
«Хизб ут-Тәхрир»* оешмасының 10 әгъзасы 160 елга колониягә хөкем ителде. Аларның барысы да – Татарстан кешеләре. Бу хакта ТАСС агентлыгы Идел буе округ хәрби судына сылтама белән хәбәр итә.
Кичә аларга карата хөкем карары чыгарылды. Бу кешеләрнең барысы да «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами»* халыкара террорчылык берләшмәсендә катнашуда гаепле дип табылды.
Оешма әгъзаларының барысы да гомеренең шактый өлешен (11 елга катгый режимлы колониядән алып 22 елга махсус режимлы колониягә кадәр) рәшәткә артында үткәрәчәк.
* Россия Федерациясе территориясендә тыелган террорчылык оешмасы
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев