erid:2VtzquqpS7d
Хөкүмәт тагын акча бирә
Арча яңалыклары

Хөкүмәт тагын акча бирә

Бу юлы эшсезләргә

Пандемия нәтиҗәсендә эшсез калганнарга ярдәм итәр өчен 3 млрд сум бүленгән. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итә, дип яза “Российская газета”. Коронавирус инфекциясеннән зыян күргәннәргә Хөкүмәт ярдәм итүен туктатмый. Пандемия нәтиҗәсендә эшләрен югалтканнарга ярдәм итәр өчен 3 млрд сумга якын акча бүлеп бирү хакында инде боерыкка кул куелган. Әлеге акчалар эшсез калганнарга яңа һөнәр үзләштерергә яисә белемнәрен арттырырга тотылачак. “100 меңнән артык кеше ихтыяҗ булган һөнәрләр үзләштерә, яисә өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: алар үз төбәкләрендә кирәк булган һөнәрләрне, шул исәптән, цифрлы компетенцияләргә дә өйрәнә алачак”, - дип хәбәр итә Михаил Мишустин. Аның сүзләренчә, бу эшне "Ворлдскиллс Россия" берлеге алып бара. Ә гаризаларны "Работа в России" порталында калдырырга мөмкин булачак. 
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/khkmt-tagyn-akcha-bir


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев