Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта тиңләмим!
Рәхмәт сезгә, шагыйрьләр! Хатын-кызга мәдхия җырлыйсыз!
Автор: Нияз АКМАЛ
Хатын-кыз
Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.
Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең
аннан башка булган мең ямен, –
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.
Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, –
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны бары үзенә!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Роберт Миңнуллин
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
23.11.03
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев