erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы хуҗалыкларында техниканың кышкы саклауга куелышы, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышы тикшерелде

Узган җомгада “Гостехнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларында техниканың кышкы саклауга куелышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышын тикшерде.

Комиссия әгъзалары фикеренчә, хуҗалыклар барысы да диярлек (“Кишет“ ширкәтендә әле урып-җыю эшләре төгәлләнеп бетмәгән, “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә саклауга куярлык түгел, эшләрлек тә техника калмады) үзләренчә тырышканнар.

Беренче урынны “Курса МТСы“ ширкәте алды. Һәм бик лаеклы рәвештә. Комбайннар, тракторлар, башка техника кышкы саклауга барлык таләпләргә туры китереп куелган. Тәгәрмәчләр агартылган, күтәртелгән, салдырасы өлешләре салдырып складка куелган.
Бер тәртипкә салынган эш тәртипле бара инде ул. “Безнең комбайнчылар эшләр беткәч тә  комбайннарны таләпләргә туры китереп саклауга куялар, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Инженер кабул иткәч кенә тиешле түләүләр түләнә“. 

“Курса МТСы“ ширкә-тендә язгы кыр эшләренә җитәрлек  ашлама да туплап куелган инде.  Башка хуҗалыкларның бу мәсьәләдә мактанырлыклары юк.
“Казанка“, “Кырлай“ ширкәтләренә икенче урын бирелде. Алар шул дәрәҗәдән төшми дә инде.
Комиссия белән йөргән көнне аяк аслары пычрак иде. Казанбашта машина-трактор паркына килеп керүгә җитәкче Айдар Сабировка: “Сездә бар да яхшы, әмма бер нәрсә җитми“, – дидем. “Нәрсә җитми?“ – диде ул аптырабрак. “Пычрак җитми“. Рәхәтләнеп көлештек. Чыннан да биредә теләсә нинди һавада чүәк белән йөрерлек. Әйбәт кенә дип исәпләнгән хуҗалыклар да бу яктан мактана алмый әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тышкы якта гына түгел, эчтә дә шулай. Остаханәдә күлмәкчән эшләрлек. Биредә бар да кешеләрчә. 
“Яңарыш“, “Ашыт“ хуҗалыклары да әйбәт бәя алды. Алар өченче урында. “Яңарыш“та комбайннар, тракторлар түбә астында, саклауга куйганнар, ремонт эшләре дәвам итә.
– Иң чиста комбайннар “Курса МТСы“ һәм “Кырлай“ ширкәтләрендә булып чыкты, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – “Ашыт“ ширкәтенә ел саен яңа техника кайта, саклауга куюда да алга китеш бар. “Ашытбаш“ ширкәтенә әле генә яңа трактор кайтты, чәчү комплексына акча түләп  куелган.
Быел район хуҗалыкларына яңа 23 трактор, 5 ашлык комбайны, 4 чәчү комплексы кайтты.

Техника нинди генә булмасын, анда эшләү өчен әзерлекле кадрлар кирәк. Бу җитди проблема һәм  киләчәкне уйлап эш иткән җитәкчеләр бик урынлы борчыла. Районда механизаторлар әзерли торган уку йорты булу күңелне бераз тынычландыра.

Үрнәктәге көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев белән дә элемтәгә кердем. “Гади тракторчылар әзерләмисез икән“, – дим. “Хәзер алар гади тракторчы гына булып чыкмый. Бездә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау төркеме бар. Арча районыннан анда беренче курста гына да 18 бала укый. Тагын авыл хуҗалыгы машиналарын механикалаштыру төркемендә техник-механиклар әзерләнә. Алар 5 категориядәге тракторда һәм комбайнда эшли алачаклар. “Игенче“, “Кырлай“, “Северный“, “Курса МТСы“ хуҗалыклары киләчәктә үзләрендә эшләячәк егетләрне стипендия түләп укыталар. Тагын тракторчыларны “В“ һәм “С“, “Д“, “Е“ категорияләренә укыталар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев