Корайванда мәгънәле һәм моңсу бәйрәм узды
Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уза
6 майда Корайван авылында матур, мәгънәле, моңсу бәйрәм үткәрделәр. Урта Курса, Корайван мәктәпләре укытучылары, укучылары бик тырышып әзерләнгән. Сугыш темасына багышланган җырлар, шигырьләр күңелләргә үтеп керде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина ата-бабаларыбыз яулап биргән Ватаныбыз азатлыгын бүген аларның оныклары саклап көрәшүен әйтеп үтте. Бүген әлеге җирлектән 11 ир-егет махсус хәрби операция зонасында.
Соңыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз исемнәре уеп язылган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Тыл ветераннары игътибар үзәгендә. Корайван авылында бер генә ветеран бар инде. Сөембикә апа Гыйниятовага район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова белән авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина Татарстан Республикасы Рәисе һәм район җитәкчесенең Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев