erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасы якыная дип фаразлана
Арча яңалыклары

Коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасы якыная дип фаразлана

Россиядә коронавирус эпидемиясенең кайчан иң югары ноктасына җитәчәген фаразладылар

Россия коронавирус эпидемиясенең иң югары ноктасына 21 яки 22 декабрьдә якынаячак. Илдә Covid-19 белән бер үк вакытта авыручылар саны 514-517 мең кеше тәшкил итәргә мөмкин. Санкт-Петербург дәүләт университетының Интеллектуаль логистика үзәге тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Соңгы ике атнада Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 һәм 27 мең очрагы теркәлә. Җиде-ун көн дәвамында шундый үсеш дәрәҗәсе сакланган хәлдә һәм алга таба акрынлап кими барган очракта актив очракларның максималь саны декабрьнең 21 яки 22сенә туры киләчәк, дип искәртә галимнәр.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-12-2020/rossiyad-koronavirus-epidemiyasene-kaychan-i-yugary-noktasyna-it-ch-gen-farazladylar-5790714


Арча хәбәрләре

Нет комментариев