erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көтегез, исән кайтам, диде. Кайтмады...

Бүген Иске Кишет һәм Яңа Кишеттә ике герой егетне җирләделәр.

Бүген Яңа Кишет һәм Иске Кишет авыллары халкы, алай әйтү дөрес тә булмас, бөтен район халкы өчен кайгылы көн. Бүген Яңа Кишет егете Алмаз Сәлахиев белән Иске Кишеттән Фирдүс Гариповны җирләделәр.

Икесе дә мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китте. Отпускка кайтты. Музейга очрашуга әниләре генә килгән иде.

- Дүрт егет киттек, дүртебез дә бергә кайткач очрашыбыз, - диделәр.  Ул вакытта Рәис исемле егетебез кайтып җитмәгән иде әле,  - диде Иске Кишеттәге музей-утар җитәкчесе Гөлфия Габитова.

- Бүген шуларның дүртенчесе- минем улым Рәис кайта. Әйткәч,  ышанмады. Үз күләрем белән күрмичә ышанмыйм, диде, - диде Рәиснең әнисе Гөлнур ханым.

- Ике бабам Ватан сугышыннан, әнинең энесе әфганнан исән кайтты, мин дә исән-сау кайтам. Көтегез, - диде киткәндә Фирдүс. Биш яшьлек кызы Камилә, ике яшьлек улы Рамазан ятим калды. Үзе дә кечкенәдән ятим үсте, хәзер балалары..., - диде Фирдүснең бертуган абыйсы Фәнис.

- Әллә тагын күрешәбез, әллә юк, дип, Фирдүс инициативасы белән узган ел май аенда очрашу үткәрдек. Алдан сизгән, күрәсең, - диде укытучылары Миләүшә Сәлахиева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алмазның да биш, өч яшьлек балалары калган. 

Егетләрне озатырга бик күп кеше килгән иде.

Алмаз, Фирдүс, урыннарыгыз оҗмахта булсын. Сез халык күңелендә геройлар булып истә калырсыз. Ә якыннарыгызга сабырлык телибез.

Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

10

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X