erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Көзге уңыш»ка нәтиҗә ясалды

23 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр сайтыбызда фотолар бәйгесе барды

«Көзге уңыш» дип исемләнгән бәйгедә быел җыеп алынган бакча җимешләренең укучыларыбыздан килгән фотолар катнашты

Укучыларыбыздан матур, үзенчәлекле, кызыклы фотолар алдык. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләренең 2024 елгы уңышын безгә дә тәкъдим итте. Тавыш бирү юлы белән иң яхшылары сайлап алынды.

Иң күп тавыш җыеп, 1 урынга Кызыл Игенче авылыннан Хәят Сәлахова лаек булды (6304 тавыш). «Көзге күчтәнәч» атамасы белән бик матур композиция фотосы җибәрде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2 урында –  Түбән Пошалым авылыннан Елена Гарипова (5767). Ул «Менә ичмасам кабак» дип исемләнгән фотоны тәкъдим иткән иде.

3 урынны «Җәннәт бакчасы» белән Мөндеш авылыннан Нияз Сафин яулады (1279).

Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Бүләкләү вакыты үзләренә хәбәр ителәчәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев