Кукмаралар ике кубокны да алып китте
Бүген Арча спорткомплексында баскетбол буенча бердәм мәктәп лигасының төбәк этабының финал ярышлары узды.
Кызганыч, егетләребез финалга уза алмады, алар 3 урын өчен барган киеренке уенда сабаларга оттырып 4 урын алды. . Кукмара баскетболчылары зур өстенлек белән Питрәч командасын отып 1 урын яулады һәм февральдә узачак республика финалында уйнау хокукын ия булдылар.
Ә менә Арчаның 1 мәктәбе кызлары финалда бик матур уен күрсәттеләр. Тик бу юлы да кукмара кызлары остарак булып чыкты. Бронза Балтач командасында.
Турнирны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балалрга өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Лариса Габитова ярышларны югары дәрәҗәдә уздырган өчен Арча районы җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев