erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кул көрәше буенча ярышлар

Татарстан беренчелегенә әзерләнәләр.

 "Арча" спорткомплексында 2006-08, 2009-10 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Арча районы мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 152 бала катнашты.
Ярышлар барлыгы 28 үлчәү категориясендә, уң һәм сул куллар буенча, декабрь аенда узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу туры буларак үтте.
Ярышның  иганәчесе - кул көрәше буенча күп тапкырлар Татарстан һәм Идел буе федераль округы чемпионы Мөхәмәтшин Марат Наил улы. Аның тарафыннан һәр призчыга акчалата бүләк тапшырылды.
Командалар арасындагы урыннар түбәндәгечә:
2009-10 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында:
1 урын - Яңа Кырлай мәктәбе
2 урын - Курса-Почмак мәктәбе
3 урын - АСОШ 7.
2006-08 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында:
1 урын - ААПК
2 урын - АПК
3 урын - Наласа мәктәбе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре