erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кулларына шаһәдәтнамә алдылар

Арча үзәк мәчете каршындагы дини курсларның Мөндеш бүлекчәсендә 13 шәкерт чыгарылыш имтиханын тапшырды.

Район мәчетләрендә җаваплы чор башланды. Дини курсларда белем алганнар имтиханнар биреп кулларына шаһәдәтнамә ала.

Бу хакта без район мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фәтхуллина белән сөйләштек.

– Мәчет каршындагы дини курсларда укулар дүрт ел бара. Тәмамлаганнан соң шәкертләр махсус программага нигезләнеп төзелгән билетлар буенча имтихан тота. Һәрберсендә сира, ислам гакыйдәсе, фикх, тәҗвид, әхлак, татар иҗтимагый һәм дини фикер кагыйдәләре буенча алты сорау. Сорауларга җавап биргәннән тыш Коръәннән сүрә укырга кирәк була.

– Рая ханым, бүгенге көндә дини курсларны күпме кеше тәмамлый?

– Ковидка кадәр ел да 170әр кеше шаһәдәтнамә иясе була иде. Ике ел укытмый тору үзенекен итте, аларның саны кимеде. Узган ел дини курсларны 47 кеше тәмамлады.

– Балалар күпме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк. Арчаның үзендә дә, авылларда да аз алар. Узган ел Курса-Почмак мәчете каршындагы дини курсларны өч, Арча станциясендәге Изгеләр мәчете каршындагысын биш бала тәмамлады. Быел әлегә балалар бөтенләй дә юк.

– Быел имтиханнар кайсы якларда үтте инде?

– Яңа Кенәр, Носы, Иске Ашыт, Арчадагы Шәрык мәчете, Түбән Оры, Мөндештә имтиханнар алып, шаһәдәтнамәләр тапшырдык. Мөндештә 13 шәкерт дини курсларны тәмамлап чыкты. Бу бик күп. Чөнки бүтән авылларда аларның саны 3-5 кешедән артмый. Мөндештә бик яхшы әзерләнгәннәр дә иде. Сорауларга да төгәл җаваплар ишеттек, сүрәләрне дә бик матур укыдылар. Һичшиксез, мактауга лаеклар.

– Имтиханнарны бар урында да үзегез кабул итәсезме?

– Әйе, үзем йөрим. Вакыты, җае, мөмкинлеге булганда район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да бара. Ул булмаган очракта зона җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, имам һәм укытучы катнашында үтә.

Мөндеш мәчетендә үткән тантаналы чарада Рая Фәтхуллина, зона җитәкчесе Равис Сафин, Мөндеш мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Закиров, мөгаллимәләре Фәния Низамиева катнашкан һәм имтихан кабул итеп шаһәдәтнамә тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X