erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күптән көтелгән очрашу

Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Халисә Сәгьдиева яза.

   Укучыларны  һәм яшүсмерләрне патриотик  рухта тәрбияләү максатыннан, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга гына кайткан авылдашыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган  патриот ир-егетебез –Саттаров Равил Гаптелхәй улы һәм аның тормыш иптәше Ракова Фәридә апа белән бик җылы очрашу булды. Очрашуда Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы  Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы да катнашты. Чара  барышында Равил   үзенең кичерешләре белән бүлеште. Укучыларның, укытучыларның   сорауларына җавап бирде. Укучылар Равил Гаптелхәй улын  зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Мәктәп директоры Ибраһимова Динә Мансур кызы барлык укытучылар исеменнән, үзенең иң изге, матур  теләкләрен җиткерде. “Әйе, без барыбыз да егетләрнең исән-имин, тиз көннәрдә туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез!” - диде.

    Безнең илебезнең тынычлыгын яклап, яу кырында сакта торучы авылдашыбыз  белән без горурланабыз. Аңа  барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып, Равилнең  һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә,  якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез!
    Равил кебек батыр егетләребез тынычлык өчен көрәшкәндә, әлбәттә, Җиңү һичшиксез безнеке булыр дигән өметтә калабыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                Халисә Сәгъдиева,

Түбән Мәтәскә мәктәбенең педагог-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре