erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кыз егетне сайлыймы, егет кызнымы?

Ачыктан-ачык сөйләшү

15 май – Халыкара Гаилә көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә “Гомергә бергә...” дип исемләнгән ачыктан-ачык сөйләшү узды.

Арча педагогия көллияте студентлары, китап укучылар белән районның Аксакаллар шурасы рәисе Надир хәзрәт Гатауллин, мәдәният йорты хезмәткәре Данис Гайфуллин, 11нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе  Гүзәлия Хәкимова, “Мәрхәмәтлек үзәге”нән психологлар Резеда Нуриева, Ләйсән Шәвәлиева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире  Нурсөя Дәүләтшина, Энҗе һәм Илназ Ивановлар очрашты.

Нигездә, гаилә кыйммәтләре, гаиләдә килеп чыккан проблемаларны чишү юллары, гаилә иминлеген саклау турында сүз барды. Сөйләшү барышында туган сорауларга кунакларның һәрберсе яшеннән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирде.

– Җан тынычлыгы таба торган урын, – диде Надир хәзрәт “Гаилә нәрсә ул?” дигән сорауга җавап итеп. – Гаиләдә иминлек икән, шуннан да зур нәрсә юк. Өйләнегез, парлашыгыз, мин сөенермен, дигән пәйгамбәребез. Без тормыш корып, аның сөннәтен үтибез. Өйләнмисез, кияүгә чыкмыйсыз икән, әти-әнигә авыр була. Балаларны гаилә тормышына кечкенәдән әзерләргә кирәк. Диндә яшь аермасы дигән нәрсә юк. Үзебез сайлаган парларыбыз гомерлек булсын. Шуны онытмагыз, балалар парларын әти-әнигә карап сайлый. Шуңа без матур булып күренергә тиеш.

Зәлия һәм Данис Гайфуллиннарның гаилә бизнесы бар, сәнгать өлкәсендә кайныйлар, үз көчләре белән йорт төзеп чыктылар, өч бала үстерәләр. “Гаилә ул – безнең дәүләт. Бер-береңне аңлап яшәүне таләп итә. Аның өчен үз тиңең, үзеңә туры килгән кешене сайлау кирәк”, – диде Данис.

Гүзәлия Хәкимова педагог. Гаиләдә ике бала үсеп килә, өстәвенә кеше балалары өчен дә җаваплы. Ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең ныклыгына кагылышлы сорауга җавап бирде. Гүзәлия фикеренчә, ике якны да тигез күрергә, әти-әниләрне хөрмәт итәргә, кайнана белән якын мөнәсәбәттә булырга кирәк. “Аңлашылмаучылык ике арада киртәләр тудыра. Әти-әнисен якын күргән хатынны ир дә хөрмәт итә”, – диде ул.

Ятим балалар турында да сүз булды. “Төрле гаиләләр бар. Әнисе эчә, әтисе көн дә исерек. Әмма нинди генә булмасын, бала гаиләгә тартыла. Безгә яшүсмерләр, аерылган ханымнар төрле сораулар белән килә. Гаиләдә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Барысын да уртага салып сөйләшеп, уртак фикергә килә белергә кирәк”, – диде Резеда Нуриева. Ул студентлар белән тренинг үткәрде, мәхәббәтне ничек күз алдына китерүләрен ачыкларга тырышты.

Нурсөя ханым да шушы теманы дәвам итте. “Авыр хәлгә калган, күп балалы, инвалид балалар тәрбияләүче, гаиләләр, ялгыз аналар, караучысыз калган өлкәннәр, аянычлы язмышлар бар. Аларга төрле яктан ярдәм күрсәтелә. Балалар аналарны, аналар балаларны аңламау еш очрый. Аларга ярдәмгә психологлар килә. Ике мохиттә тәрбияләнгән кеше гаилә кора. Бер-берсен аңлап яшәгәндә генә ул нык була”.

Энҗе һәм Илназ Ивановларның гаилә корганнарына әле күп түгел. Ике кечкенә балалары бар. “Бер бала белән сизелмәсә, икенче бала булгач, авырлыгын аңладык. Дөрес, күңелле авырлык. Бала тәрбияләүдә әни генә түгел, әти дә катнашырга тиеш. Гаилә йөген бергә күтәрергә кирәк. Без дә тормыш корып яши башлагач, бергә-бергә барысын да булдырдык”, – диде Илназ.

Соңыннан Надир хәзрәт миңа шундый кызыклы сорау бирде: “Кыз егетне сайлыймы, егет кызнымы?” Үзе үк шуңа җавап та бирде: “Кыз егетне сайлый. Теләмәгән егет белән кыз йөрми”. Үз тиңегезне табарга, бәхетле булырга тырышыгыз.   

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре