Кызык һәм кызганыч
Сезгә дә сөйлим әле.
Арча авылларының берсендә яшәүче бер ир кеше Казанга барып- кайтып эшләп йөри. Яңа ел алдыннан эштән соң хезмәттәше белән шәп кенә бәйрәм итеп ала болар. Шуннан электричкага утырып, Арчага кайтып китә бу. Йокыга тала. Соңгы тукталышта уяталар моны. Шәмәрдәндә!
Шуннан бу нишләсен инде, башны төзәтеп, Шәмәрдәннән Арчага кайтып китә. Барып җиткәч уяталар моны. Казанда!
Ул аны хәзер көлеп сөйли. Ул вакыттагы хәле ничек булды икән!
Яңа ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев