erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үлем сәбәбе сәер порошокмы?

Карантинны бозган 17 яшьлек яшүсмер үлгән.

Карантинны бозган 17 яшьлек яшүсмернең үлемен башкала тикшерүчеләре тикшерә – укучының әйберләрендә порошок тапканнар.

Билгеле булганча, егет әнисе белән Мәскәү үзәгендәге фатирда яшәгән. 8 Март алдыннан хатын үзенә бүләк ясарга булган һәм чит илгә киткән. Кайткач,  эш бирүче аңа больничный алырга һәм өйдә утырырга тәкъдим итә. Сәяхәтче хатын сүзләренә караганда, аңа больничный ачмыйлар, чөнки ул булган ил ул вакытта «куркыныч» исемлеккә кермәгән була.

Икенче көнне хатын эшкә чыга һәм аңа эштән китәргә тәкъдим итәләр.

Хатын-кыз өлкән сыйныфта укыган улы белән өйдә була. Узган ял көннәрендә малай дуслары белән йөреп кайтырга рөхсәт сорый.  Яшүсмер өйдән якшәмбе, 5 апрель көнне, кичке алтылар тирәсендә чыгып китә, бер сәгатьтән соң әйләнеп. Әнисе шикле берни дә күрми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дүшәмбе көнне иртән укучы сәгать унга кадәр йоклый, ә аннары тагын бераз ятып торасын әйтә. 14.30лар тирәсендә әни кеше улын үз бүлмәсендә аңсыз яткан килеш таба. Тикшерүчеләр аның косыгына тыгылып үлүен ачыклый.

Егетнең әйберләрендә порошок, шулай ук «зелье» темасына телефон аша язылу табылган.

Әни кеше сүзләренә караганда, чит илдә булган вакытта ул даими рәвештә улы белән шалтыратышып торган һәм ул өйгә чит кеше китермәгән, дип белдергән. Укучы бу порошокны соңгы тапкыр урамга чыкканда алгандыр, дигән фараз бар, дип яза “Московский комсомолец”.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/lem-s-b-be-s-er-poroshokmi-208409/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев