erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәптән үк әзерлиләр

18 гыйнварда Курса-Почмак урта мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты, Арча район башкарма комитеты, Курса-Почмак урта мәктәбе һәм “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Тантана бик матур итеп оештырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге килешү төзүне мөһим вакыйга дип атады. Аграр университетның һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова әлеге уку йортында Арча районыннан студентлар күп булуын әйтте. Университет өлкән сыйныфлар укучыларына киләчәктә авыл хуҗалыгы һөнәре сайлауга ярдәм итәчәк. Шушы максатта Курса-Почмак урта мәктәбендә профильле аграр сыйныф оештырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин районда авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ зур булуын әйтте.
Әлеге мөһим эшне башлап йөрүче “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов моңарчы да  үз студентларына стипендия түләп торулары, хәзер аларның уңышлы гына эшләүләре турында сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев