erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Малай кар көрәүчене кыйнарга теләгән

Башлангычта укыган бер малай бер абзыйны тукмап ташларга теләгән.

Бу турыда безгә малайның әтисе сөйләде. Хәл болай була.

Хәзер телефон заманы бит. Әтисе малайны эшләтә алмый икән. Малай мәктәптән кайта да телефонда уйный. Ә әти кеше эштән кичен генә кайта. Капка төбендәге карны керәргә вакыты калмый да икән. Аптырагач бу чит кешегә кушып эшләтә икән. Билгеле, бушка түгел. Ә малай өйдә рәхәтләнеп телефон уйнап ята. Аптырагач атасы:

--Әйдә улым, капка төбендәге карны керә, туңдырма алып бирәм, -- ди. Малай сикереп тора да: "Ялганламыйсыңмы?" -- дип сорый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ышангач, капка төбенә кар керәргә чыгып китә. Шулай кар керәргә өйрәнеп китә бу. Ә беркөнне бу мәктәптән кайтканда күрә: капка төбе ялт иткән. Малай еларга җитешеп өйгә килеп керә. Атасы көндезге ашны ашап утыра.

-- Әти, мин карны кери идем, нишләп син ул абыйга керәттең? -- дип әрнеп кычкыра. -- Тагын бер килгәнен күрсәм, себерке белән куып җибәрәм мин ул абыйны!

-- Хәзер капка төбендә кар тормый безнең. Туңдырмалар яшәсен! -- дип көлеп сүзен тәмамлады әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X