erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марсель Хәлилов: “Арча хәбәрләре“ үзебезнең район газетасы. Аңа һич язылмыйча калып булмый”

Ул редакциядә еш була. Әле менә хезмәткәрләрне Яңа ел белән котлап, истәлек бүләкләре калдырып чыгып китте.

Күңелгә рәхәт булып калды.
– Минем әни бер елны да район газетасына язылмый калмый иде. Мин үзем дә кечкенәдән китаплар, газеталар укыдым. Китапханәче Гөлсия апаны әле дә онытмыйм. Кәдрәктән иде ул. Ә укырга безне әни өйрәтте. Никадәр вакыты тыгыз булса да, иртән әни 15-20 минут вакытын сарыф итеп, безне район хәбәрләре белән таныштырып чыга иде. Ул үзе бригадада агитатор булып йөрде. Укытучы, коммунист. Аларны шулай агитатор итеп билгеләгәннәр. Кәче авылы халкы әни тырышлыгы белән район, республика, ил хәлләреннән хәбәрдар булып торды, – диде ул. – Район газетасын якын итүнең тагын бер сәбәбе бар – элеккеге мөхәррире Ринат Таҗиев белән дуслык. Мине “Курса” колхозына баш агроном итеп җибәрделәр. Дүрт ел эшләдем. Әсхәт абыйларда фатирда яшәдем. Ринат абый шуларга кайтып йөри иде. Шулай без дә аралаша башладык, тыгыз элемтәдә тордык. Монда ничек инде район газетасын алдырмыйсың? Колхозлар тормышын, җыелышларны даими яктыртып бардылар. Райкомда эшләгән вакытта да газета төп хәбәрчебез, ярдәмчебез булды. Ул чаклар истә әле. КамАЗ, БАМ төзелешләре барган, илебез гөрләп торган чак. Яшьләр тормышы аеруча кызыксындыра иде. Ә аның белән район газетасыннан укып белеп, танышып бардык. Менә шул чорлардан бирле бер тапкыр да калдырмыйча язылып барам.

Бу юлы ул шунда ук биш елга язылып куярга дип килгән. “Минем гадәт шундый. Коммуналь хезмәтләр өчен дә ел буена түләп куям да, тынычлап йөрим. Бик җайлы”, – дип аңлатты ул бу адымын. Алай булмый, дигәч, бер елга язылды. Редакциядән килеп алып китә торган булачак. 

Безнең янга килү өчен тагын бер сәбәп. Районда шахмат федерациясе җитәкчесе ул. Еш кына шахмат буенча район яңалыклары буенча мәгълүматлар бирә. Шушы араларда гына үзе дә республикакүләм шахмат ярышында катнашып, ветераннар арасында икенче урынны яулап кайткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Район газетасының эчтә-леген баету, яхшырту буенча нинди киңәшләрегез бар, – дип сорыйм.

– Минем өчен иң якын газета ул. Хезмәткәрләре дә якыннан таныш, кайберләре белән бер чорда эшләдек, үз эшенең осталары. Башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Барысы да ошый. Ветераннар, яхшы кешеләр тормышы турында күбрәк мәкаләләр күрергә теләр идем. Ничә яшьтә булсалар да, тулы тормыш белән яшәгән алар, тормышлары яшьләр өчен дә үрнәк. Йөз яшьтә булсаң да, йөрәк унсигездә каладыр ул. Шулардан нәрсә булса да алып калсаң, үзе бер файда. Ә Арчада андый кешеләр бик күп. Ни дисәң дә, безнең төбәк мәгърифәтле як. Казанда метро бар, бөтен авылларга газ кертелгән (ул булмаган урыннар да күп бит әле) – болар җитәкчеләребезнең халык турында кайгыртуларын күрсәтә. Ә район газетасы шул реаль тормышны яктыртып бара, – диде Марсель Хәлилов. – Эшмәкәрлек тә бик алга киткән бездә. Үз эшен булдырганнар өчен соңгы битендәге белдерүләр бик уңай. Хәер, аларга гына түгел, безгә дә. Туган көн белән котлаулар дусларны искәртеп тора. Аралаша алмаганнарның туган көннәре турында газетадан укып белеп, котлап шалтыратам. Күбесе белгән кешеләр бит. 

Марсель Хәлилов үзеннән тыш Казанда гомер иткән, Божада йорт салып чыккан һәм үзе бик нык ихтирам иткән, иң якын дусларыннан берсе дип санаган авылдашы Мәгъсүмҗан Сабировны да “Арча хәбәрләре”нә яздырды. Аңа миннән яңа ел бүләге булсын, диде. Анда хат ташучы йөрмәвен белгәч, һәр номерын редакциядән алып үзе төшереп бирергә вәгъдә итте. (Редакциядән: Мәгъсүмҗан абый янында Марсель Хәлилов белән бергә без дә булдык. Бик озак сөйләшеп утырдык. “Бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде”, – дип эчендәгесен бушатты Мәгъсүмҗан абый. Соңыннан: “Җиңеләеп калгандай булдым”, – диде.  Аның язмышы... Бу хакта газетабызның киләсе санында укырсыз). Газета укучыларны да бәйрәм белән котлады. 
– Яңа елда сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим барчагызга. Ә аның өчен дөрес яшәргә, булганга шөкер итә белергә кирәк, – диде ул. – Шул очракта син бай кеше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X