erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Матур истәлекләр калдырган еллар

Киләчәгегез дә шундый матур булсын.

48 ел гомерен Арча педагогика көллиятендә физкультура укытуга багышлаган Барый Бакиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1945 ел ахырында туган ул, әмма 1946 елның беренче гыйнваренда гына яздыра алганнар. Шуңа Барый Каюмович туган көнне һәр елның беренче көнендә билгеләп үтә.

Апас районы Өчиле авылыннан ул. Күп балаллы гаиләдә үсә. Әнисе Мөнирә укытучы була. Малай алты яшеннән укырга керә.

– 45нче елгылар сигезләп булганбыз. Башлангычтан соң бишенче сыйныфка биш километр ераклыктагы Дәүләки исемле авылга йөреп укыдык. Букчаны асып китәсең. Организмга файда булган ул җәяү йөрүләр, – ди Барый Бакиров. – Аннан эшләп үстек. Җәен дә, кышын да тик тормадык. Ә сигезенче сыйныфка тагын икенче авылга укырга киттем. Берүзем Урта Балтайга йөрдем. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта көн саен өч километр араны уза идем.

Аны тәмамлаганнан соң егет авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә уйлый. Тик татар мәктәбен тәмамлаган кешегә русча инша язу кыенлык тудыра, баллары түбән була. Һәм Барый Буа ветеринария техникумына укырга керә. Шул елларда аның спорт белән дуслыгы арта, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Диплом алганнан соң Апаска кайтып, ветлечебницага эшкә керә.

1965 елның ноябрендә егет армия сафларына алына. Районнан алты егет була. Казаннан эшелон белән Харьков якларына алып китәләр.

– Унбер ай ерактан күреп алу радиолокация станциясе операторы булырга укыттылар. Очучылар әзерли торган училищеда практиканы үттем. Аннан Одессага эләктем, – дип бүгенгедәй хәтерләп сөйли Барый Бакиров. – Шул вакытта СССР Кораллы Көчләре беренчелегенә ярышка әзерләндек. Команда составына мине дә алдылар. Сигез егет идек. “Призлы урын алсагыз, укырга теләгәннәрне җибәрәм”, – диде штаб начальнигы. Сүзендә торды. Икенче урынны яуладык. Ике егет кайтырга булдык. Ислам Сәгъдиев исемле иптәш малай белән педагогика институтының физкультура факультетына (җиңел атлетика буенча) укырга керергә булдык. Бу юлы уңыш елмайды, имтиханнарны яхшы тапшырып, студент булдык. Дүрт ел тулай торакта яшәдем. Ярышларда, эстафеталарда катнаштым. Йөгерү буенча минем беренче разряд иде.

Институтта укыганда булачак хатыны чит телләр факультетында укучы Лилияне очрата. Икесен дә үз факультетларында профкомга куялар. Шунда танышып та китәләр. Дүртенче курста була ул. Эшкә китәр вакыт җиткән. Кая барырга? Шул вакытта Арча педагогика көллиятеннән Ягъфәр Шәмиев белән Габделхәй Фәйзрахманов укытучы кирәк, дип килгән була. Декан Бакиров белән сөйләшеп карарга куша.

– Стәрлетамакка да чакырганнар иде. Әти-әниләргә дә якынрак булыр, дип Арчаны сайладым. Җәен Лилия белән өйләнештек тә, монда килеп урнаштык. Лилия өченче мәктәптә укыта башлады. Башта тулай торактагы кечкенә генә бер бүлмәдә яшәдек, аннан бераз зуррагына күчтек. Соңрак училище йорт төзеп бирде. Профком рәисе итеп куйдылар. Элек аның эше әйтеп бетергесез күп иде. Шуның өстенә дәресләре дә бар. Йөгерүчеләр, сикерүчеләр, ыргытучылар әзерләргә кирәк. Һәрберсенең үз тактикасы, техникасы бар. Тренировкалар, ярышлар... Россиякүләм ярышларга бару өчен Татарстанныкын, зонаныкын оту таләп ителә. Иң беренче ярышка Магнитогорскига бардык. Алтынчы урынны алдык. Аннан җиде тапкыр Россия беренчелегендә катнаштык. Шуның дүртесендә призер булдык, 1983 елда беренчелекне яуладык, – диде ветеран укытучы горурланып.

Аннан инде китә – ярышлар-җиңүләр. Укучылары гына түгел, үзе дә катнаша һәм җиңүләр яулый. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, тырыш хезмәтен бәяләгән медальләр – укытучыга зур бәя. Кызларының да әти-әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлавы – чын горурлык.

Шулай матур истәлекләр калдырып 48 ел үткәнне сизми дә кала. Хәзерге вакытта ул иң зур терәге, киңәшчесе, сердәшчесе, хатыны Лилия ханым белән кызлары, оныклары уңышына сөенеп яши. Гел хәрәкәттә булырга тырыша. Мускуллар ныклыгы өчен кирәк, ди. Лилия ханымны да тик тотмый.

– Капкага счетчик куйдым. Өй белән капка арасы 40 метр. Шунда 25 тапкыр барып килсәң, бер километр була. Иртә, кич шул араны бергәләп үтәбез, – ди ул. – Туклануны да көйләдек, кан басымын даими үлчәп, язып барам. Үз йортың булгач, эше дә җитәрлек. Кышын кар, җәен бакча. Балалар эшләмәгез, дисәләр дә, ничек тик ятасың?! Мәчеткә йөри башладым. Ул да күңелгә юаныч бирә.

Сокланырлык зыялы пар. Үрнәк булырдай күркәм тормыш. Өйдә үзенә бер рәхәт мохит. Истәлекләр белән бай үткән еллар, тигезлеге белән бай бүгенге көн. Киләчәгегез дә шундый матур булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре