erid:2VtzquqpS7d
Миңнеханов бер авылда карантин кертте
Арча яңалыклары

Миңнеханов бер авылда карантин кертте

Ул кайчан гамәлдән чыгарылачак?

Минзәлә районы Рус Каран авылында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә агымдагы 2 декабрьдән хайваннар арасында котыру чире белән бәйле рәвештә котыру чире кертелә.

Авылда йорт хайваннары белән сәүдә итү, аларны торак пункттан читкә чыгару, кыргый хайваннарны аулау, шулай ук клиник сәламәт хайваннарның сөтен пастерлаштырмыйча сату һәм куллану, йон һәм тиреләрне дезинфекцияләмичә читкә чыгару тыела. Карантинны котыру авыруының соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарачаклар.

Фотода Рус Каран авылы күренеше, октябрь, 2020 ел

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minekhanov-minzl-rayonyny-ber-avylynda-karantin-kertte

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев