erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Министр безнең районда

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды.

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Министр “Кырлай“ хуҗалыгында бәрәңге басуларында булды. “Кырлай“ ширкәте республикада иң күп бәрәңге үстерүче хуҗалык. Аны сугарулы мәйданнарда игәләр, шуңа күрә  корылыклы елларда да тотрыклы уңыш алалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инвестор Марат Кәримов хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштырды, бәрәңге игү технологиясе турында да сөйләде. Кул көче бик аз гына кулланыла, бәрәңгене дүрт комбайн ала. Яшелчә саклау складында бәрәңгене аралыйлар, сатуга әзерлиләр, симәнә салалар.

Марат Җәббаров эшләр барышыннан канәгать калды, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев