erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мондый очрашулар кирәк

Очрашырга язсын.

Мондый очрашулар кирәк

 ТР Социаль фондның (пенсия) Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре үткән җомгада Арча спорт мәктәбенә җыелдылар. Максатлары - спорт ярышларында катнашу. Әтнә, Саба, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Теләче районнары хезмәткәрләре дә килде. Казаннан ТР Социаль фондның идарә җитәкчесе урынбасары Елена Горюнова кайтты. Ул ярышта катнашучыларны җылы итеп сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин уңышлар теләде.  Әнә шулай, иртән сәг.9 тулып киткәч, ярышлар тантаналы рәвештә башланып китте.

Йөзү, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон буенча ярыштылар. Ярышлар бик күңелле барды.
Бассейнга килеп керүгә ир-егетләр оста итеп суга чума башладылар. Болар бассейнга йөри торганнардыр, дип сокланып карап тордык. Оста итеп  йөзделәр дә. Арчадан Искәндәр Салихов белән сөйләшеп тордык. “Мин Казансу елгасында су коенып үстем, - дип сөйләде ул безгә. – Хәзер дә коенам, бассейнга йөрим. Балык тотарга яратам. Балык тотарга баргач, су коенмый кайтмыйм. Арчада ветераннар командасында волейбол уйныйм”. Искәндәр Арча педагогия көллиятендә укыган. Казан энергетика университетын тәмамлаган. Йөзү ярышында Искәндәр Салихов, Раил Миннебаев, Наилә Шаһиева, Гүзәл Әхмәтҗанова катнашты.

Волейболны Искәндәр Салихов, Рамазан Хәкимҗанов, Раил Миннебаев, Энҗе Миннебаева, Ильвира Галимҗанова, Динә Әхмәтгалиева, баскетболны Энҗе Миннебаева, Динә Әхмәтгалиева, Ильвира Галимҗанова, Роза Шәймуллина, Миләүшә Сабирова уйнады. Волейбол һәм баскетбол буенча арчалар 1нче урынны алды.

Гүзәл Әхмәдҗанова белән Мәдинә Рамазанова бадминтон уйнап, 3нче урыннны алдылар. Теннисны Динә Әхмәтгалиева белән Ильвира Галимҗанова уйнады.

 "Мондый очрашулар кирәк, - ди ТР Социаль фондның (пенсия) Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова. - Бер-береңнең спорттагы осталыкларын күрәсең, сөйләшәсең, аралашасың, мондый хәрәкәтле уеннар кәефне күтәреп җибәрә, хәрәкәттә бәрәкәт икәненә, алга таба да спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә тагын бер кат инанасың. Ярышларга алдан әзерләнеп килдек. Ураза аенда да, ураза тотучылар булды, тренировкаларны калдырмадылар. Безнең белгечләр ярышларда теләп катнашалар, зарланмыйлар. Беренче елларны, без бит аз, ничек спорт ярышларында катнашырбыз икән дип борчылганнар иде, хәзер менә “катнашабыз!” дип хыялланып торалар".

     Ярышлар кичке сәгать 6да гына бетте. Бу очрашулардан алган тәэсирләр алга таба да “хәрәкәттә бәрәкәт” принцибы белән яшәргә инандырсын һәм көч-куәт бирсен иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре