erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Музейда ришвәтчелек турында сөйләштеләр

Мөхәммәт Мәһдиев музеена йөрүче балалар белән төрле темаларга һәрдаим әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре үткәрелә.

 Чираттагы әңгәмә "Кызыкма!" дип аталды. Балалар белән ришвәтчелек турында сөйләштек.

Нәрсә ул “ришвәтчелек”? Ул нинди дә булса эшне тизләтү өчен ришвәт бирүне аңлата. Балалар белән ел әйләнә андый очраклар турында сөйләшүләр, аңлатулар алып барыла. Бу юлы да шулай булды. Ришвәтчелеккә каршы көрәш мисаллар аша аңлатылды, презентациядә күрсәтелгән белешмәлекләрне хәтта балалар үзләре үк аңлатып бирәләр, шул темага багышланган рәсемнәр дә ясыйлар.

Җәмгыятьтә ришвәтчелекне бетерү өчен кешеләрнең бердәм булулары кирәк. Музейдагы чараларда андый темаларга кагылу, экскурсия барышында язучының әсәрләрендәге кайбер вакыйгаларны мисал итеп китерү дә яшь буынны дөрес тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. 

 Халидә Габидуллина, Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев