Мәйданда бәйрәм дәвам итте.
Әдәби сабантуена арчалар әзерлеге искиткеч иде. Кул эшләре күргәзмә-сату, фотозона, кече мәйданда балалар чыгышы берсе дә кунакларны битараф калдырмады. Балалар мәйданчыгы каршында аларны өч телдә сәламләп нәниләр каршы алды. Төп мәйданда җырлы-биюле тамаша күзләрне камаштырырлык иде. Мәйданга бизәлгән җигүле ат керде, аннан Тукай төшеп балалар янына атлады. Аннан татар, рус, мари халыклары биюләре башкарылды. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
Нет комментариев